Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды Төньяк Кавказ регионында алты айлык командировкада булып кайтты.
Аның составында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Айрат Хуҗиев та бар иде. Ул Дагыстан Республикасында Конституцион хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә актив катнашты. Полиция бүлеге коллективы, гаиләсе һәм дуслары аны җылы каршы алдылар.
- Айрат Мидехатович, командировка ничек үтте?
- Башлап шуны әйтим, Татарстан полициясе җыелма отряды составында без 2018 елның 18 июнендә, 180 тәүлеклек командировкага йөздән артык хезмәткәр киттек. Алдыбызга куелган хәрби бурычларны намус белән үтәдек, иң мөһиме барыбыз да исән – сау, югалтуларсыз әйләнеп кайттык. Безне сагынып җылы каршы алучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.
- Сер булмаса андагы “тормыш” турында да кыскача сөйләп үтсәгез иде?
- Без Дагыстан Республикасында вакытлыча урнашкан оператив группадагы татарстанлыларны алмаштырдык. Кавказ дигәч үк, күз алдына биек кыялы зур таулар килеп баса. Дагыстан та таулы республика. Болытларга кадәр биек таулар арасында да шундый ук кешеләр тулы тормыш белән яши. Дагыстанны күп милләтле республика дип атарга да җирлек бар. Мөселман дәүләте булганлыктан монда дини йолалар, милли гореф – гадәтләр гасырлар буе сакланып килә. Хәзерге вакытта да электәге кебек үк Корбан бәйрәмнәре зурлап уздырыла. Бигрәк тә дини зур бәйрәмнәр бездән ерак түгел генә урнашкан Имам Шамил крепостенда үтә. Тау халкының горур икәнлеген дә әйтим. Нигездә без җирле полиция хезмәткәрләренә практик һәм методик яктан ярдәм күрсәттек. Сугышчан бурычларны үтәгән вакытта аларның тәҗрибәләрен дә өйрәнергә туры килде. Андагы оператив бурычларның күбесе бездәгегә караганда шактый ук дәрәҗәдә үзенчәлекле һәм катлаулы булуы белән аерылып тора. Хезмәткәрләребез тәүлек буе постта, шлагбаумнарда тордылар, рейдларда катнаштылар. Әлбәттә, кайбер автотранспорт чараларында рөхсәт ителмәгән әйберләр булуын да ачыкладык. Без приказ үтибез, безнең алга иминлекне тәэмин итү бурычы куелган. Оператив группада бронялы берничә техника бар. Аларны полицейскилар бик оста йөртә. Гомумән, Төньяк Кавказда Татарстан полицейскиларына карата аерым ихтирам сизелә. Чөнки алар моңарчы да, хәзер дә үзләрен бөтен яктан үрнәк күрсәтәләр, сугышчан бурычларын намус белән үтиләр.
- Ял көннәре, буш вакытлар булдымы?
- Әлбәттә. Анда “Ни эшлим икән?” дип аптырап йөрергә вакыт юк. Спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлек бар. Еш кына кинолар, концертлар карый идек. Үзебезнең арада да яхшы биючеләр, җырчылар бар иде. Ашау – эчү яхшы. Кыскасы, боегып утырырга вакыт та булмады. Көн аралаш диярлек хатыным Ләйсән һәм кызым Эльвина белән сөйләшеп тордык. Рәхмәт аларга, аларның тавышын ишетү, өйдәге хәлләрне, яңалыкларны белү күңелне тынычландыра, тагын да яхшырак хезмәт итүгә рухландыра. Мораль яктан терәк булганнары өчен барысына да рәхмәт. Хәзерге элемтә бик рәхәт бит, хатлар язып җавап көтәсе юк.
- Татарстан үз егетләрен ничек каршы алды?
- Бик әйбәт, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Мемориал комплексында безне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал – лейтенанты Артем Хохорин, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз каршылады. “Яхшы хезмәт өчен” министр кулыннан ведомство бүләкләре алу аеруча куанычлы булды.
- Сезне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында “Менә дигән хезмәт өчен” күкрәк билгесе, “”Хезмәттәге аерымлылыгы өчен” икенче дәрәҗәдәге медаль һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының вакытлыча оператив группа җитәкчесенең һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Дагыстан Республикасы буенча Идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшырдылар. Шушы кадәр олылауга лаек булу өчен берәр төрле батырлык күрсәтергә дә туры килдемени?
- Бүләкләнүчеләр күп булды. Гомумән, анда аерым батырлык күрсәтү беренче планга куелмый. Без барыбыз да приказ үтәдек, ә приказны начар үтәргә ярамый.