“Татарстан чаңгы юлы – 2019” 80 яшьлек Василий дәдә ярышта приз яулады

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

    Гадәттәгечә, "Россия чаңгы юлы" ярышлары кысаларарында районыбыз спортчылары Вагиз Алиулловны да искә алалар.

    Быелгы ярышларда да 500 дән артык чаңгычы стартка басты. Шунысы игътибарга лаек, әлеге ярышларның һәркайсында Алешкин – Саплык авылында гомер итүче Василий Скворцов актив катнашып килә. Быел аның 80 яшьлек юбилее шушы көнгә туры килүгә дә карамастан, үзеннән күпкә яшь райондашлары белән ярышка чыкты. Ә иң нәни спортчы Яна Синдюковага нибары 4 яшь, аны әти – әнисе Чуваш Чүпрәлесе авылыннан алып килгәннәр. Ул көнне гаилә белән ярышка чыгучылар тагын да бар иде. 

   Әлеге спорт бәйрәменең офыклары елдан – ел киңәя бара. Спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләрнең саны да арта. Моңа чаңгы базасының уңышлы гына эшләп торуы да зур этәргеч ясый. Чаңгы спорты буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Нияз Дамаевның әйтүенә караганда, бик күп райондашыбыз эштән соң урманга килеп чаңгыда шууны үз алдына максат итеп куя икән. “Кайбер көннәрдә кичке 8 -9 га кадәр урман аланы гөр килеп тора, - ди ул. Бик күпләр күмәкләшеп гаилә, дус – ишләр белән килә икән. Прокатка алып шуар өчен 50 пар чаңгы кайтарылган. Кичке караңгылык та проблема түгел, ике чакрым озынлыкта яктыртылган трасса бар. "Татарстан чаңгы юлы - 2019" дип аталган спорт бәйрәмен ачу тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров спортчыларны тәбрикләгәндә: "Кышның мөмкинлекләреннән файдаланып калыгыз, саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда шуу сәламәтлек өчен бик файдалы. Мондый чаралар үткәрүнең максаты да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт. Бу көнне Вагиз Алиулловны искә алу чаңгы ярышларының популярлыгын тагын да арттыра. Сезгә күңелле стартлар һәм җиңүле финишлар телим ",- диде. Марат Ринатович үзе дә яхшы спортчы. Чаңгыда бик җитез йөргәненә сокланып: “Яшь вакытта чаңгы спорты белән шөгыльләнгәнсез ахры?”, - дип сорадым. “Әйе, мәктәптә дә, институтта укыганда да ярышларда катнашырга туры килде", - ди ул. 

   Аннан соң спортчыларны әлеге бәйрәм белән озак еллар район җитәкчелегендә эшләгән хезмәт ветераны Иршат Юсупов тәбрикләде. Ул Вагиз Алиуллов белән иңгә – иң куеп район файдасына хезмәт иткән елларны искә алды, аның тынгысыз һәм халыкчан җитәкче, гел яңача эшләүгә омтылучан һәм кешеләр ихтыяҗын беренче планга куя торган шәхес булуы турында сөйләде. Кече Чынлы егетләренә нык билле, көчле мускуллы булу сыйфатлары хас булса да, Вагиз Сибгатуллович яшьтән үк җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Армия сафларында хезмәт иткән елларда йөгерү буенча спорт остасына кандидат нормаларын үтәгән. Спортчы булу анарда ихтыяр көче, алга куелган теләсә нинди бурычларны үтәп чыгу өчен мөмкинлекләр тудырды. “Андый кешеләрдән үрнәк алырга, аларга тигезләнергә кирәк”, - диде Иршат Хәйруллович. 

   “Мин гомерем буе колхозда эшләдем, аек яшәдем, тәмәке тартмадым, физик хезмәттән курыкмадым. Хәзерге яшемдә дә көн саен бер – ике сәгать чаңгыда йөрү өчен вакыт табам. Вагиз Алиуллов безнең колхозда рәис булып эшләде. Халык өчен бик яхшы җитәкче иде, шуңа күрә без дә аны яраттык, хөрмәтләдек. Аның истәлегенә үткәрелә торган ярышта катнашуым аның рухына дога булып ирешсен иде, урыны җәннәттә булсын”, - ди Василий дәдә. 

   Ярышлардан соң район башлыгы Марат Гафаров үз яшьтәшләре арасында җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырды. Вагиз Алиулловның улы Руслан да бүләкләр алып килгән иде. Спорт бәйрәменең быелгысы да югары дәрәҗәдә узды. Урман аланында кыр кухнясы эшләп торды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле җырлары белән бәйрәмгә тагын бер кат ямь өстәде. Спорчылар да, тамашачылар да оештыручыларга “бишле” куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International