Мунчәли авылы балалары әфганчы солдатның әти-әнисе белән очрашты

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

   1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.

   Республикабыздан 10 меңгә якын егетебез Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр,таулар арасында сугышкан, ә безнең Мунчәли авылыннан бу аяусыз сугышта 9 егетебез катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган баһадирлар. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткәннәр.

     Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 30 ел вакыт узып киткән. 15нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу  көне  итеп үткәрелә.

   Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Чүпрәле районы Мунчали авылына да батырларча һәлак Замалетдинов Румыл Рафаил улы кургаш табутта кайтты. Аның истәлеген мәңгеләштереп безнең мәктәп стенасына мемориал такта эленде. Без, балалар бакчасы балалары белән, улларын  искә алып, кайгы-хәсрәт ачысын татыган әти-әнисе янына хәл белешергә бардык. Балалар интернационалистлар көненә өйрәнгән шигырьләр һәм җырларын башкардылар.Бакчада ясаган рәсемнәрен,кулдан ясалган әйберләрен бүләк иттеләр.

    Румил 1969 елның 18 гыйнварендә дөньяга килә. Авылда 8 классны, Матак урта мәктәбендә 9-10 классны тәмамлаганнан соң Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма аны 1987 елның маенда хәрби хезмәткә алалар. Ул чик буе гаскәрләре авиаполкында рядовой ботртмеханник һава укчысы булып хезмәт итә. Аларның экипажы  вертолетта Әфган җиренә 200 ләп очыш ясый.

   1988 елның июлендә хәрби задание үтәгәндә аларның вертолетын атып төшерәләр. Һәлак булганнан соң Румилны “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләклиләр.

   Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International