ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2018 елда явым-төшемнәр аз булу сәбәпле, Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Татар Бизнәсе, Түбән һәм Югары Каракитә авылларын эчәргә яраклы су белән тәэмин итә торган каптаңларда су дәрәҗәсе минималь билгегә кадәр кимеде.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында "соры хезмәт хакы" (конвертта бирелүче, суммасыннан бернинди фондларга: пенсия, салымнар түләнелмәүче хезмәт хакы), рәсми булмаган мәшгульлек мәсьәләләре буенча чүпрәлеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен "Кайнар линия" телефоны 8(84375)2-26-94 эшли.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда яңа эш башлаучы фермерлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан фермер кооперативлары төзүгә 70 млн сумга кадәр грант алуга дәгъва итә ала. 

  Бүген Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында гомер итүче Рәшидә апа Ракипова үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентының котлавына һәм район бүләгенә Матак авылында яшәүче Ольга Васильевна Мидюкина да ия булды. Әлеге күңелле мизгелләрне юбилярга район Башлыгы Марат Гафаров бүләк итте.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 1 январеннан «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»гы (2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы) Федераль закон үз көченә керде.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә әлеге акчаларны алу өчен 30 кг. нан да ким булмаган уңышны документаль рәвештә расларга кирәк, дип искәртә. Әлеге ярдәм 30 мартка кадәр генә саклана.

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Татар Шатрашаны авылындагы бүлекчәсе дә берничә елдан бирле эшләп килә.

СССРның Социалистик Хезмәт герое, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, элек елларда районыбызның Бауман исемендәге колхозын, аннан соң авыл хуҗалыгы идәрәсен җитәкләгән, 1972 елда Яр Чаллы шәһәренең Тукай районында “Весенний” совхозын оештырып СССР күләмендә дан яулаган якташыбыз Равил Мифтах улы Низаметдиновка бүген 90 яшь тулган булыр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International