Бүген Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында гомер итүче Рәшидә апа Ракипова үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Рәшидә апаны олы юбилее белән котларга район Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге Башлыгы Сәхаутдин Хусаинов килгән иде. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләделәр.