Якташыбыз Равил Мифтах улы Низаметдиновка бүген 90 яшь тулган булыр иде

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

   СССРның Социалистик Хезмәт герое, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, элек елларда районыбызның Бауман исемендәге колхозын, аннан соң авыл хуҗалыгы идәрәсен җитәкләгән, 1972 елда Яр Чаллы шәһәренең Тукай районында “Весенний” совхозын оештырып СССР күләмендә дан яулаган якташыбыз Равил Мифтах улы Низаметдиновка бүген 90 яшь тулган булыр иде.

   Районыбыз үз каһарманнарын онытмый. Бүген район үзәгендәге геройлар аллеясында якташыбызны искә алу уңаеннан митинг узды, аның бюсты янына чәчәкләр куелды. 

   Равил Низаметдинов 1929 елның 10 мартында Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Ул бик яшьли әти - әнисез ятим кала. Җиде сыйныф тәмамлагач, Тукай исемендәге колхозда эшли башлый. Флотта хәрби хезмәт итеп кайткач егетне колхоз рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Шул елларда читтән торып югары белем ала. Җиде елдан соң берләштерелгән Бауман исемендәге колхозга рәис итеп сайлана һәм берничә елдан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән уңышлары өчен 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы һәм 1971 елда “Почет билгесе” орденнары, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын, көмеш һәм бронза медальләре, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнә. 1972 елның көзендә аңа төзелеп килүче Яр Чаллы шәһәренең теплица комбинаты директоры вазыйфасын йөклиләр. Шунда ул данлыклы “Весенний” совхозын оештыра. Аның җитәкчелеге астында 30 гектар мәйданны биләгән зур теплица хуҗалыгы барлыкка килә, анда кыш буе кыяр, помидор, яшел суган, аш тәмләткечләр үстерәләр. Хуҗалык тирә-яктагы шәһәрләрне һәм авылларны сабагыннан яңа өзеп алынган витаминлы яшелчә белән тәэмин итеп тора. Хатын-кызлар көне – 8 Марка төрле-төрле чәчәкләр үсеп җитә торган була.

   Моннан тыш, 46 гектарлы ачык туфракта да яшелчә үстерә башлыйлар. Монда сузылган торбаларның озынлыгы гына да 1680 километрга җитә. Аларны сузуда 150 ләп эретеп ябыштыручы эшли. 1975 елда теплица комбинаты үзенең беренче продукциясен бирә башлый. Шуннан соң һәр ел саен 12,5 мең тонна яшелчә сатуга чыгарыла. Бөтендөнья селекциясендәге перспективалы сорттагы чәчәкләр үстерү буенча блоклар ясала. Яр Чаллы һәм республиканың бик күп төрле шәһәрләрендә 1,5 миллионга якын сорттагы чәчәкләр сатыла башлый. Теплица комплексының уңышлы эшләвен тәэмин итү өчен 700 оя умарта корты үрчетелә. 1992 елдан башлап гөмбәләр үстерү максатыннан бер гектарда өч катлы комплекс файдалануга тапшырыла. Ел саен кибет киштәләренә 800 тонна гөмбә чыгарыла.

   “Зәй” торак массивында “Весенний” совхозы хезмәткәрләре өчен 40 мең квадрат метр мәйданлы йортлар, тулай торак һәм балалар бакчасы төзи. Дистә ярым ел эчендә якташыбыз җитәкләгән совхоз СССР да яшелчә үстерү буенча иң алдынгы позициягә чыга. Заманында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев “Весенний”ның шампиньон һәм яшелчә цехларын карап, гөмбә¬челәр һәм яшелчәчеләр эшчәнлеген югары бәялә¬гән иде. 
   Каһарман якташыбызның йөрәге 1993 елның 10 июнендә, 64 яшендә тибүдән туктый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International