Матак авылында гомер итүче Ольга Васильевна Мидюкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

    90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентының котлавына һәм район бүләгенә Матак авылында яшәүче Ольга Васильевна Мидюкина да ия булды. Әлеге күңелле мизгелләрне юбилярга район Башлыгы Марат Гафаров бүләк итте.
    - Илебез тарихына олы хезмәтегез белән үз өлешегезне керткәнегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, алдагы көннәрегезгә исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер телим, - диде Марат Ринатович, юбилярны котлап.
    Ольга Васильевна ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бер балаларын җирләргә туры килә аларга. Бүгенге көндә Ольга апаның ире дә гүр иясе инде.  
    Күпме генә авырлыклар кичерсә дә бирешми Ольга Васильевна. Аның чаялыгы, тиктормаслыгы искитмәле. Тугызынчы дистәне ваклавына карамастан, ул өйдәге эшләрне үзе башкарырга тырыша, кибеткә дә үзе йөри, телевизор карарга бик ярата. Кыскасы, саулыгыннан да бер дә зарланмый, Ходай биргәненә шөкер итеп яши бирә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International