Татарстанда кече форма хуҗалыкларны һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елда шәхси хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы икәнлеген искәртә:
- сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр;
- савым сыерларын, кәҗә һәм ана кәҗәләрен тоту чыгымнарының бер өлешен кайтару;
- яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, чебешләр-бройлерлар) сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау;
- товар һәм нәселле таналар һәм яшь таналар сатып алу чыгымнары өлешен кайтару;
- бияләр тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау.
2019 елга шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча кирәкле документлар исемлеге белән тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган:
http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итү ысуллары:
- «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» (843)221-77-40 телефоны буенча;
- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә. Авыл хуҗалыгы идарәләренең телефоннары һәм адреслары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm
сылтамасы буенча танышырга мөмкин;
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлегенә (843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте