Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләт эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйлметдинов Чүпрәле муниципаль районында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Район башкарма комитетының утырышлар залында агымдагы елда “Чүпрәле тармак технологияләре” техникумын тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта.
Буген хезмәт ветераны Вәлиәхмәт Халиуллов үзенең олуг юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үтте
Чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, дулкынландыргыч, шул ук вакытта шатлыклы мизгелләр җитте.
2019 елның 4 июлендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ягудин Шакир Шахмедович чүпрәлеләрне кабул итә.
2019 елның 3 июлендә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рауфович чүпрәлеләрне кабул итә.
Район үзәк китапханәсендә Яңа Ишле авылында гомер кичергән Сара апа Вәлиуллина (мәрхүмә) истәлегенә кабинет-музей ачылды.
Республика көнен бәйрәм итү кысаларында 23 һәм 24 июнь көнне Чабаксарда «Россия чишмәләре» XXVII Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узды.