Чүпрәле яшьләре "Наше время - Безнең заман" фестиваленең финалында!

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

      Казанда эшче яшьләр иҗаты "Наше время - Безнең заман" VII ачык республика телевизион фестивале узды. 

     Әлеге фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы теләктәшлегендә үткәрелде.

     Районыбыз яшьләре дә әлеге бәйгедә катнаштылар. Иҗади эшләүче яшьләр жюри әгъзалары хөкеменә үз номерларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, түгәрәк өстәл артында узган мастер-классларда катнаштылар.

      Нәтиҗәдә, район данын лаеклы яклап, эшләүче яшьләребез Дипломнарга лаек булдылар. Ә   «Хореография» - Ансамбльләр номинациясендә -3, «Хореография» - Кече формалар номинациясендә шулай ук 3 нче урынны яуладылар.

      Районыбызның яшьләр командасы, җиңүчеләр буларак, Казанда 13-16 ноябрьдә узачак финалга чакыру алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International