Чүпрәледә яхшы йөзүчеләр ачыкланды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

    Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "спорт мәктәбе" ндә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча чемпионат узды.

     Призлы урыннар өчен йөзеп көрәшергә 100гә якын яшь спортчы килгән иде. Чемпионатны ачу Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухинның котлау сүзләре белән башланып китте. Ул катнашучыларга җиңел старт, тиз финиш, сәламәтлек, шатлык һәм уңышлар теләде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Митрошкин ярышларны спорт һәм су, дуслык һәм партнерлык бәйрәме дип игълан итте һәм яшь йөзүчеләргә җиңүчеләрнең матур һәм киеренке көрәштә, шулай ук матур нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде

    Ярыш нәтиҗәләре буенча үз яшьтәшләре арасында беренче урыннарны Айназ Дамаев, Ангелина Мышова, Ильяс Фәизов, Айзилә Кәлимуллина, Тимофей Гордеев, Әмирә Әюпова, Раян Гайфуллин һәм Нурсилә Садыйкова яулады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International