Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 1 ноябрьдә, "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия акциясе узачак.
Акция Россиянең барлык төбәкләрендә дә оештырыла. Диктант язуда Россиядә яшәүчеләр һәм рус телен белүче чит ил гражданнары катнаша ала. Аларның белеме, нинди дин тотуы, гражданлыгы һәм яше мөһим түгел.
Диктант биремнәре утыз сораудан тора. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль итеп эшләнелгән. Диктантны язу өчен 45 минут вакыт каралган. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь йөз балл бирелергә мөмкин.
Мәйданчыкларда язарга мөмкинлекләре булмаганнарга "Зур этнографик диктант" сайтында (www.miretno.ru) онлайн-тест узу оештырылачак.
. Чүпрәлеләр диктантны Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда язачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.