Чүпрәледә беренче кар: ЮХИДИ юлларда сак булырга чакыра

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

   Татарстанда 30 октябрьдә кич белән ява башлаган яңгыр, кинәттән үзе белән кар алып килде. 31 октябрьгә иртән  урамнар һәм ишегалларын кар тутырды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне җәйге шиннарны кышкы шиннарга вакытында алмаштырырга чакыра һәм барлык автомобильчеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итә.

   Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә: шоферлар катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Юл читенә чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Эстакадалар, күперләр һәм юлүткәргечләр узганда аеруча сак булырга кирәк.

   Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International