ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

Синоптиклар фаразына караганда, 2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшенле яңгыр.

Россия Пенсия фонды һәм Россия Пенсионерлар союзы күп еллардан бирле пенсионерлар арасында "Компьютер Land: "Өченче буын» республика конкурсы уздырып килә.
 

Атна саен без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып, аягында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Хановлар гаиләсе.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың мелиорация комплексының торышы турында сөйләде.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татар Убие авылында яшәүче Зиннур Аделҗан улы Саттаровка да сугышта катнашырга туры килгән. 
 

Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең милек салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә


23
май, 2020 ел
шимбә

Район Башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Ильнур Сабирҗанов, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов Иске Шәйморза авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International