Марат Гафаров Корея сугышы солдатын, тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котлады

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

   2020 елның 25 маенда Татар Убие авылында гомер итүче Зиннур Аделҗан улы Саттаровка 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров килгән иде.   

     Зиннур абый - тыл ветераны. 1930 елда дөньяга килгән. Балачагында Бөек Ватан сугышының ачлыгын, ялангачлыгын күргән. Буй җитеп, ир-егет булып җитешкәч исә Төньяк Кореядә барган сугышта катнашкан. Әлеге сугыш тарих битләрендә әлегәчә үзенең серләрен ачмаган. Нәтиҗәдә, анда кемнәр җиңгән, нигә кирәк булган ул конфликтлы бәрелешәләр, тулы җавапны кем дә белми. Ни генә булса да, анда 4 миллионлаган кеше вафат булган дигән мәгълүмат бар. Зиннур абый да шушы сугышка 1950 елдан хәрби хезмәткә чакырылгач китә һәм 1953 елда гына әйләнеп кайта. Анда булган истәлекләрне барлаганда, ул үзләренең Корея халкы белән якыннан бер тапкыр аралашмаганлыкларын әйтте. "Хәрби хезмәткә чакырылгач безне Хабаровскига дип алып киттеләр,аннан Кытайга керттеләр. Без тау-таш арасында тордык. Бурычыбыз - күктә күренгән авиацияне  территориядән уздырмау иде. Аларның Америка самолетлары икәнлегеннән хәбәрдар идек, әмма бүтән бернинди дә мәгълүмат булмады ул хакта. Барысы да, шул исәптән бу сугышның ни өчен барганлыгы да, сер булып сакланды. Шушы самолетларга тәүлек буе атып, винтовкалар кыза иде", - дип сөйли ветеран. Әлеге сугышта америкалыларның бактериологик корал кулланганлыгы да билгеле. Самолетлар шушы солдатлар урнашкан позицияләргә чума һәм холера белән зарарланган бөҗәкләр ташлаган, нәтиҗәдә солдатлар күпләп авырган, вафат булучылар да шактый булган, дигән мәгълүматлар бар.

   Кулларына корал тотып, үз гомерен ут астына куйса да, сугыш ветераны исемен йөртми Зиннур абый. Шуңа да күңелендә хөкүмәткә үпкә саклап яши. "Ярый инде, иң мөһиме, миңа һәм якташларыма исән-сау туган якларга кайту насыйп булды", - дип тынычландыра ул үзен.

   Аннан соңгы тормыш юлы аның колхоз хезмәте белән бәйле. Бөек Ватан сугышы елларында әтисез калып, 12 яшеннән олылар кул арасына кергән Зиннурга авылда эшләве авырлыклар тудырмый. Колхозның төрле эшләрендә катнашу өстенә алар фермалар, складлар да төзиләр. Язын чәчүдә катнашалар. Бүгенге көндә дә алар кул арасына кереп эшләгән яшьләр, шул исәптән Уби авыл җирлеге башлыгы Ярухин да: “Зиннур абыйлар безне эшкә өйрәтте”, дип рәхмәтләр әйтә әнә. Кече Чынлы авылы кызы Әнисә белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. 90 яшенә җиткәндә бер улын, пар канатын да җирләгән, үзе дә ике мәртәбә инсульт кичергән тыл ветераны. Ярый әле Мәскәүдә яшәгән кызы Рәмзиясе лаеклы ялга чыкканнан соң, әти-әнисе янына кайткан. Дүрт еллап инсульт кичергән әнисен, бүгенге көндә әтисен тәрбия кыла ул.
 - Җәйлеген рәхәт, озын кышларны гына үткәрүе авыр, - ди Зиннур абый.

   Кайчандыр гөрләп торган Татар Убие авылында да инде 10-15 йорт кына калган. Аларның да күбесендә җәй көне генә кеше бар - шәһәрләрдән кайталар икән. Зиннур абыйның җәйлеген рәхәт, диюе дә шуннан булып чыкты. Эре терлекләр дә асрамый башлаган Зиннур абый. Тик шулай да кәҗәләре бар, тавык-чеби алып та үстерәләр. Зиннур абый да тик тормый. Чалгы белән кәҗәләргә дип печән чаба икән әле.

       Район башлыгы Марат Гафаров Зиннур абыйга 90 яшьлеге уңаеннан Россия Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләмнәре, бүләк тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International