Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

   Синоптиклар фаразына караганда, 2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда яшенле яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба үзгәрүче җилнең тизлеге төнлә һәм иртән 6-11 м /с, урыны белән 16-21 м/с ка җитәргә мөмкин; көндез җилнең тизлеге секундына 6-11 метрны тәшкил итәчәк, урыны белән 13 метрга җитүе ихтимал.

  Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International