Хөрмәтле салым түләүчеләр! Милек салымнары буенча ташламалар турында вакытында хәбәр итәргә кирәк

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

   Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең милек салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта бу узган ел дәвамында ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән физик затларга кагыла.

   Гаризаны салым инспекциясендә, вәкаләтле вәкил аша, почта аша яки дистанцион рәвештә «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша тапшырырга мөмкин.

   Региональ дәрәҗәдә транспорт салымын түләүдән азат итү «транспорт салымы турында» 2002 елның 29 ноябрендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән каралган.

   Җир салымы буенча федераль ташлама кертелде, ул бер җир участогының 600 квадрат метр кадастр бәясенә салым базасын киметә. Ташламадан түбәндәге категорияләрдәге җир хуҗалары файдалана ала: пенсионерлар, пенсия алды яшендәге затлар, I һәм II төркем инвалидлары, балачактан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм башка категория гражданнар.

   Физик затлар өчен өстәмә салым ташламалары җир кишәрлекләре урнашу урыны буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының норматив хокукый актлары белән билгеләнгән.

   Салым түләүчеләрнең 15 категориясе өчен физик затлар милкенә салым буенча салым ташламалары РФ Салым кодексының 407 маддәсендә каралган. Шулай ук алар салым салына торган мөлкәтнең урнашу урыны буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының норматив хокукый актларында өстәмә рәвештә билгеләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International