Иске Шәйморзада халыкны кабул итү көне узды

2020 елның 23 мае, шимбә

   Район Башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Ильнур Сабирҗанов, Россия Эчке Эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов Иске Шәйморза авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрделәр. Чарада авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров, “Абдриева исемендәге АХП” идарәсе рәисе Равиль Алимов та катнашты. Шәйморзалылар үзләрен борчыган сорауларны күп бирделәр хакимият һәм көч структуралары вәкилләренә. Алар арасында урам юлларын төзекләндерү, суүткәргеч булдыру, үткән елларда Иске Шәйморза территориясендә булган авыл хуҗалыгына караган предприятиеләрдә алынмыйча калган хезмәт хаклары, участок хастаханәсен эшләтеп җибәрү турындагылары да бар иде. Ә иң мөһиме, мөгаен, кайчандыр акционерлык җәмгыятенә кергәндә милек буларак алып кергән пай җирләрен кире кайтырып алу турындагысы иде. Бүгенгесе көндә Иске Шәйморза җирлегендәге җирләрнең күп өлешен “Эталон-Агро” ширкәте эшкәртә. Шушы сөрүлек җирләре арасында 700 гектарга якыны пай җирләре исәпләнә. Ә бер пай җиренең күләме исә Шәйморзада 8,17 гектарны тәшкил итә. Бүген халыкта туган сорау – банкротлыкка төшкән инвестордан ничек пай җирләрен кире кайтарып алырга?

   Халыкны кабул итүгә килгән җитәкчеләр күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачаклары турында белдерделәр. Аның өчен иң беренче чиратта акционерлар җыелышы җыярга кирәк дигән карар кабул ителде. “Әмма аңа кадәр дә халык белән тагын шундый очрашулар булачак әле”, - дип белдерде район Башлыгы Марат Гафаров.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International