ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 18 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяктан исүче секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

"Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың 2000 меңнән артык укучысы бу көннәрдә дистанцион белем алу өчен планшетлар ала. 


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде.

Районыбыз механизаторлары 8,1 мең гектарда чәчеп калдырылган уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру эшен иң оптималь агротехник срокларда төгәлләделәр. 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 апрелендә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче секундына 15-20 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 23 метрга кадәр көчле җил саклана.

Хәзерге вакытта күпләр өйгә ризык китерү хезмәтеннән файдалана. Әзер ризыкны өйгә илтү үз-үзен изоляцияләүне сакларга ярдәм итә.

Республика күләмендә, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да 1 апрельдән 31 майга кадәр авыл җирлекләре территорияләрен экология һәм санитар- эпидемиология таләпләренә җавап бирерлек итеп чистарту буенча икеайлык игълан ителде.

 


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча  ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International