28 июль көнне Чүпрәле районында яшәүче 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Чара “Ярдәм янәшә. Помощь рядом!” республика акциясе кысаларында узды. Акция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов волонтер буларак Иске Чүпрәле авылында яшәүче күпбалалы гаиләләргә шәхсән үзе килде. Азык-төлек җыелмаларын тапшырганда Айрат Фиркатович аларның тормыш шартлары, проблемалары белән кызыксынды, сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләде. «Иң мөһиме - авырмагыз, үзегезне саклагыз!», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге ярдәм чарасы яңа короновирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә күрсәтелә. Пандемия чорында кайберәүләр эшсез калды, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр зыян күрде. Күпбалалы гаиләләрнең дә хәлләре җиңелләрдән түгел.
Пандемия башланганнан бирле муниципалитетларга азык-төлек җыелмалары белән автопоездлар килде. Чүпрәле районына да ул дүрт тапкыр килде. Һәркайсында 400дән артык җыелма тапшырылды. Шулай ук акция барышында авыр тормыш ситуациясенә эләккән татарстанлылар волонтерлык, финанс, мәгълүмати, белем бирү һәм башка төр ярдәм алдылар.