Туроператорлар гамәлдән чыгарылган турлар буенча кулланучыларга тигез билгеле хезмәтләр күрсәтергә яки 2021 елның 31 декабренә кадәр акчаны кире кайтарырга тиеш

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

      Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә турларны юкка чыгарган туроператорларның кулланучыларга тигез мәгънәле туристлык хезмәтләре күрсәтү, шулай ук юкка чыгарылган турлар өчен акчаны кире кайтару срокларын билгели торган карар (2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы) кабул ителде.
   2020 елның 31 мартына кадәр 2020 яки 2021 елга Россия яки чит ил сәфәрләренә өлешчә яки тулысынча түләгән кулланучыларга туроператор тигез хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Турның куллану үзлекләре: тору программасы, маршрут һәм сәяхәт шартлары, яшәү шартлары (урнашу урыны, кунакханә категориясе) һәм туклану, вакытлыча тору урынында туристны ташу буенча хезмәтләр, шулай ук өстәмә хезмәтләр элек төзелгән һәм түләнгән шартнамәгә туры килергә тиеш.
   Туроператор сәфәрне күчерү мөмкинлеге турындагы белдерүне карар үз көченә кергән мизгелдән (ягъни 2020 елның 24 июленнән) 60 календарь көн эчендә турагентка (яки турыдан-туры туристка) җибәрергә тиеш. Хәбәрнамәне алганнан соң, турагент аның туристына бер эш көне дәвамында җибәрергә тиеш.
   Сәфәрне күчерү вакыты яклар килешүе буенча билгеләнергә тиеш, әмма хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.
   Әгәр яңа даталарга тур бәясе артса, кулланучы аерманы түләргә тиеш түгел. Әгәр килешү өлешчә түләнгән булса, туроператор төзелгән килешү буенча бәяне арттырырга хокуклы түгел.
   Әгәр турист сәфәрне күчерүдән баш тарта икән, туроператор аңа акчаны тулысынча 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш.
   Әгәр дә югарыда күрсәтелгән 60 көн эчендә туроператор тиешле белдерү кәгазе җибәрмәсә, кулланучы килешү буенча түләүне 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
   Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, шулай ук карар гамәлдә булган чорда вакытлыча эшкә яраксыз (ягъни авыру, имгәнү яки гаилә әгъзасы артыннан карау зарурлыгына бәйле рәвештә) кешеләр өчен ике ай рәттән махсус шартлар гамәлдә. Аларга туроператор гариза биргәннән соң 90 көн эчендә акчаны кире кайтарырга тиеш.
   Карар нигезендә, шулай ук, акчаларны кире кайтарганда, туроператор һәр календарь көне өчен файдаланылмаган тур суммасына процентлар түләргә тиеш (РФ ҮБ ставкасының 1/365 күләмендә) – килешүне өзү турында гариза биргән көннән алып акчаны кире кайтарганчыга кадәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International