Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

 Хөрмәтле райондашлар!

    Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.

   Бу бәйрәм һәр өйгә тынычлык һәм муллык, бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен.

   Районыбызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буенча тату һәм тыныч, уртак гомер кичерүче төрле милләт һәм дин вәкилләре төбәгебезнең иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, район тормышында актив катнашалар. Киләчәктә дә туган җиребездә тынычлык хөкем сөрер, шәфкать һәм гаделлекнең, рухи-әхлакый кыйммәтләрнең өстенлегенә ышаныч хисе безне тагын да берләштерер дип ышанам.

   Изге Корбан бәйрәме дә безне игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Һәр гаиләдә шатлык һәм бәхет яшәсен!

                                                      Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International