Чүпрәле мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган чаралар аерым кагыйдәләрне үтәп узды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

   Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чаралар йомшаруга карамастан, массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр саклана. Шулай итеп, Чүпрәле районы мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган тантаналы чаралар аерым кагыйдәләрне үтәп узды.

    Төп чаралар билгеле бер дистанцияне үтәп, мәчет каршындагы мәйданда оештырылды. Мөселманнар гыйбадәт кылу, намаз уку өчен үз намазлыкларын алып килделәр, маскалар киделәр һәм катнашучылар саны чикләнгән иде.

   Иске Чүпрәле авылы мәчетенә мөселманнар иртәнге сәгать өчтә җыела башлады. Җәмил хәзрәт Ибраһимов дин тотучыларны сәламләп бәйрәм белән котлады, бәйрәм вәгазе укыды.

   Намаздан соң ул Корбан бәйрәме тарихы, корбан чалу турында сөйләде, туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, изге гамәлләр кылу мөһимлеген билгеләп үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International