Районнан бүген 12 егет армия хезмәтенә китте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады.
1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечняда, Төньяк Кавказ, Абхазия, Сирия республикалары җирлегендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетләребез билгеләп үтә.
Бүген, июльнең беренче көнендә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы ике хатын-кыз 90 һәм 95 яшьлек юбилей даталарын билгеләп үтте.
1 июль 2021 Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен пай кертемнәрен тулысынча үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан салым органына хәбәр итүне йөкли.
29 июнь иртәсендә П.В. Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле районы хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату булды.
28 июнь көнне безнең районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 1 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы көчле яшенле яңгырлар көтелә, яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, боз явуы да ихтимал, дип фаразлый синоптиклар.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 29 июнь кич, 30 июнь төнлә һәм көндез республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак һәм яшен булачак. Боз явуы фаразлана. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.
"Бердәм салым түләве" (ЕНП) - электрон акча янчыгы аналогы, ул физик затларга салымнарны онлайн режимында җиңел һәм тиз арада түләргә мөмкинлек бирә.