Бүген, июльнең беренче көнендә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы ике хатын-кыз 90 һәм 95 яшьлек юбилей даталарын билгеләп үтте: Кәүсәрия апа Задиханова 90 яшен, Рокия апа 95 яшен тутырды.
Юбилярларны Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады. Марат Ринат улы Россия Президенты исеменнән Котлау открыткасы һәм шәһсән үз исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен юбилярларга рәхмәт һәм хөрмәт белдерде, чын күңелдән нык сәламәтлек, якын кешеләрнең ярдәмен һәм игътибарын тоеп яшәүләрен теләде.
Кәүсәрия Летфулла кызы Задиханова бүгенгесе көндә Түбән Каракитә авылында улы Алфик белән килене Фирдәүсә тәрбиясендә гомер итә. Гомере буе колхозда эшләгән юбиляр. Ире Равил абый белән 10 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Кәүсәрия апаның 21 оныгы, 31 оныкчыгы, 4 оныкчыгының балалары бар.
Рокия Арифулла кызы ире белән шулай ук 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Сугыш елларында ул басуда тракторчы булып эшли. Кызганычка каршы, соңгы елларда ул сәламәтлеге белән мактана алмый. Ул балалары тәрбиясендә яши.