Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

2021 елның 29 июне, сишәмбе

    ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 29 июнь кич, 30 июнь төнлә һәм көндез республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак һәм яшен булачак. Боз явуы фаразлана. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

   Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International