29 июнь иртәсендә П.В. Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле районы хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату булды.
Бу төркемгә Кече Чынлы авылыннан Ранис Айнуллов, Яңа Элмәледән Николай Алексеев, Зур Чынлы авылыннан Айдар Фәизов керде.
Призывникларны озатырга туганнары һәм якыннары килгән иде. Бу чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, Кече Чынлы, Яңа Элмәле һәм Зур Чынлы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Традиция буенча, булачак ил сакчыларына котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, хезмәттә ышанычлы иптәшләрен һәм хәрби дисциплинаны саклауларын теләде.