28 июнь көнне безнең районга эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.
Илдар Гыйльметдиновның сәфәренең беренче пункты район мәдәният йортында узган учреждение һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән утырышта катнашу булды.
Ул үз чыгышында Россия Дәүләт Думасы эше, ил парламенты алдында торган мәсьәләләр турында сөйләде, шулай ук сорауларга җавап бирде.
Парламентарий Зур Аксу авылында да булды. Ул анда мобиль поликлиниканың эшен карады. Уби авылындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют эше белән танышты, балалар белән аралашты.