ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеш республика конкурсында җиңүче булдыIX республика конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» үткәрелә.

 Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтан Кадыйр улы Минкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шимбә көнне, Сабантуй мәйданында урнашкан яңа модульле чаңгы базасында беренче ярыш узды. Үткән елның көзендә сафка баскан яңа чаңгы базасы январь аенда эшли башлады.
 


5
февраль, 2022 ел
шимбә

Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 6 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 февралендә көн азагына кадәр һәм кич белән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң якынча 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар явуы көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булыр дип фаразлый синоптиклар. 


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район Советы утырышы 2022 елның 8 февралендә 10:30 сәгатьтә Чүпрәле район мәдәният йортының тамаша залында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International