Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пункты нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 26 гыйнварындагы 3 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының унҗиденче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында.
2) 2019-2021 елларда сайлау кампанияләре барышында алынган сайлаучыларның наказларын үтәү турында.
3) Төрле.
Район Советы утырышы 2022 елның 8 февралендә 10:30 сәгатьтә Чүпрәле район мәдәният йортының тамаша залында узачак.