Район башлыгы Марат Гафаров Солтан Кадыйр улы Минкинны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

   Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтан Кадыйр улы Минкин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Аны бу күркәм юбилее белән котларга район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук җирлек башлыгы Илһамия Мөхитова килделәр. Алар юбилярга РФ Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, сәламәтлек, балаларының һәм туганнарыгызның игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

   Солтан ага гомере буе ХХII партсъезд исемендәге колхозда, легендар Әхмәтгәрәй Әбдриев кул астында эшләгән. Бригадир да, төзекләндерүче оста да, тракторчы-комбайнчы да булган. Гомумән, колхоздагы җаваплы эшләрне, башкарып чыгасына ышанып, тапшыра торган булганнар аңа. - Баштарак миңа йөкләнгән эшкә үзем генә алынсам, улларым буй җитә башлагач, дүртәүләп тотындык – колхозның тырмасы, чәчкечләре, тракторлары  барысы да үтте безнең кулдан, төзекләндерә идек шуларны, ди Солтан ага.

   Эшләгән кешенең хөрмәте дә бар бит инде аның. Колхозга кайткан “Урал” мотоциклын да кирәкле җиргә җәһәт барып җитсен дип, бирәләр аңа. Еллар дәверендә сәламәтлеге бераз какшап киткәч тә елына икешәр мәртәбә Советлар Союзының иң матур төбәкләренә санаторийга юллама белән бүләкли торган булалар. Әллә шуның нәтиҗәсе – Солтан ага бүген дә егетләрдәй – шәм кебек төз гәүдәле, гаярь характерлы һәм бик анык фикерле кеше.

   Тормыш иптәше Фәһимә ханым белән бергә 66 ел гомер кичерәләр. Төп нигездә тудырган дүрт бала: өч ул, бер кыз әби-баба кул астында үсәләр, ягъни бер нигездә өч буын вәкиле яши. Соңрак исә Рифкатьләренең улына да урын табыла – Казан малае булса да, күп вакытын авылда үткәрә Ринат.

  - Бабай безнең нык характерлы иде мәрхүм, дип искә алалар Солтан абыйның уллары 1914 елдагы Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бабалары Кадыйрны. – Безнең тәрбия белән ул шөгыльләнде инде. Кая ул тәртип бозулар?! Безнең башка андый уй һич килми иде, чөнки атна саен бабай мәктәпкә төшә, ничек укуыбыз, үзебезне ничек тотуыбыз турында укытучылардан сораша. Безне дәрес вакытында килеп директор кабинетына чакырсалар – белә идек инде анда безнең бабай утыра. Ярамаган эшебез булса “суд”ны шунда ук ясап калдыра иде, диләр көлә-көлә Әхмәтгәрәй, Рифкать, Иршат.

  - Ә мине әби “бу кызыгызны тыя алмыйм”, дип балалар бакчасына йөртә иде. Өч малай арасында үскәнгә, шук булганмын, күрәсең, дип сүзгә кушыла гаиләдәге бердәнбер кыз Фәния.

  Әби-бабай, әти-әнинең шундый тәрбиясен алган уллар, кыз да бер-бер артлы нигездән чыгып китеп, югары уку йортларына укырга керәләр. Тормышта үз урыннарын булдыралар. Өлкәннәр исә колхозда эшләүләрен әле 70 яшенә җиткәндә дә, дәвам иттерәләр, шул ук вакытта үз йортларында да абзар тутырып мал-туар асрыйлар.

   Кешелекле, акыллы нигезнең капкасы да һәр туганга, дус-ишкә ачык була. Бу бүген дә шулай. Солтан ага белән Фәһимә апаның 6 оныгы, 2 оныкчыгы да авылдагы әби-бабай йортын үз иткән – бик еш кайталар, авылдагы тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрдә ярдәм итәләр. Хәер, аларның уңганлыгы, җәһәтлекләре, һәр эшнең үз тәртибе барга күнегүләре бүгенге көннәргә кадәр сакланган –һәр җирдән чисталык, пөхтәлек аңкый. “Кая ул, әти мунчаны да бездән яктырмый, үзе командир”, - ди Иршаты әти-әнисенең барлыгына, туган нигезнең ишекләре ачык булуына шатлана-шатлана.

   Бер-бер килеп, аркасыннан кага-кага, рәхмәт әйттеләр балалары Солтан агага. Үзләрен шундый итеп җитештергәне өчен, ә киленнәр - шундый уллар үстергәне өчен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International