Шимбә көнне, Сабантуй мәйданында урнашкан яңа модульле чаңгы базасында беренче ярыш узды. Үткән елның көзендә сафка баскан яңа чаңгы базасы январь аенда эшли башлады.
“Чәке чаңгы ярышлары” дип аталган ярышта районның яшь һәм өлкән спортчылары катнашты.Спорт сөючеләрне район җитәкчеләре сәламләде, уңышлар теләделәр.
Нәтиҗәләр буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнде. Барысына да бүләкләр, дипломнар, медальләр тапшырылды.
Чаңгы базасы шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Прокатка чаңгы алу бәясе - 100 сум.
Иске Чокалы урманчылыгында урнашкан чаңгы базасы да үз эшчәнлеген график буенча дәвам итә.