ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеш IX республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска 44 муниципаль берәмлектән һәм 36 авыл җирлегеннән 93 эш: альбомнар, инсталляцияләр, 8,5 сәгатьлек Яңа ел видеосюжетлар кабул ителгән.
Быел конкурс барлыгы 9 номинация буенча үткәрелгән. Комиссия тарафыннан 16 җиңүче һәм 32 призер билгеләнгән.
Конкурста республиканың идел аръягы зонасы буенча Чүпрәле муниципаль районы 2 урынга, авыл җирлекләре арасында Кече Чынлы – 3 урынга лаек булды.