«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 7 сентябреннән 9 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының 5 классы саклана.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге 2022 елның 5 сентябреннән 16 сентябренә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк.
Иртәгә Татарстанда һава һәм туфракның температурасы -1 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 сентябрьдә районда “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында “Җиңү диктанты” узды.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе һәм очраклары
2022 елның 8 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Район Советы утырышы 2022 елның 8 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.
2 сентябрьдә Чүпрәле районы Башкарма комитетның утырышлар залында Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә махсус операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташ-солдатларыбызның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды.
“Чынлы" елгасы аша югары басымлы газүткәргечне күчерү буенча планлы ремонт эшләре сәбәпле, Чүпрәле районының Кече Үби торак пунктында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр газ белән тәэмин итү туктатылачак.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу тәмамлана.