Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы узачак

2022 елның 2 сентябре, җомга

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2022 елның 1 сентябрендәге 25 номерлы карары (2022 елның 2 сентябрендәге 27 номерлы карар редакциясендә) белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы уздырыла.

  Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» 15.12.2021 ел, № 14/2 карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы депутаты статусы турында Нигезләмәне раслау хакында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

4) Бәяне игълан итмичә сатуны оештыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү чаралары турында.

6) Чүпрәле муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе составын үзгәртү турында.

7) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңартылган составы турында.

8) Төрле.

   Район Советы утырышы 2022 елның 8 сентябрендә 10.00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International