ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ ТУРЫНДА ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

   Түләүсез юридик ярдәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә күрсәтелә.
 
   Министрлык түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучы булып тора һәм гражданнарга Министрлык вәкаләтләренә караган мәсьәләләрдә язмача һәм телдән хокукый консультацияләр бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә
 
   Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләр керә:
 
Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының бергә алып бару предметлары буенча федераль законнар проектларына, Татарстан Республикасы законнары проектларына, Татарстан Республикасы Президенты указлары проектларына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектларына, шулай ук Татарстан Республикасы Президентына имзалану өчен кертелә торган Татарстан Республикасы законнарына хокукый экспертиза үткәрү;
 
норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясауны гамәлгә ашыру;
 
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының гамәлдә булу вакытларыннан бәйсез рәвештә кеше һәм гражданинның ирекләренә, хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы, оешмаларның хокукый статусын билгеләүче ведомствоара характердагы норматив хокукый актларын, шул исәптән  дәүләт серен тәшкил иткән яки конфиденциаль характердагы мәгълүматларны үз эченә алган актларны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру;
 
 «Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә вәкаләтле органнарның (оешмаларның) югары квалификацияле юристларга «Татарстан Республикасының атказанган юристы» Татарстан Республикасының почетлы исемен бирү турында ходатайстволарын коллегиаль карау һәм аларга тиешле бәяләмәләрне әзерләү;
 
аларның эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү;
 
Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару;
 
административ комиссияләр булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә тикшерүләр үткәрү;
 
Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып бару;
 
юридик затларга үз исемнәрендә «Татарстан Республикасы», «Татарстан» атамаларын, шулай ук бу атамалардан алынган сүзләрне һәм кыскартылмаларны куллануга рөхсәт бирү;
 
җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итү;
 
гражданнарны хокукый агарту һәм укучыларга хокукый тәрбия бирүдә катнашу;
 
тормышта авыр хәлдә калган гражданнарга экстрен очракларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү.
 
   Гражданин Министрлыкка түләүсез юридик ярдәм сорап язма формада яки электрон документ формасында, шулай ук гражданинны шәхсән кабул итү кысаларында телдән дә мөрәҗәгать итә ала.
 
   Түләүсез юридик ярдәм Министрлык тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә күрсәтелә.

   Түләүсез юридик ярдәм алу өчен үзең белән булырга тиеш:
- паспорт яки шәхесне ачыклаучы башка документ;
- гражданинның түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы булган гражданнарның берәр категориясенә керүен дәлилләүче документлар.
   Әлеге документлар түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы булган гражданин, яки гражданин түләүсез юридик ярдәмне алу өчен шәхсән мөрәҗәгать итә алмаса, башка зат тарафыннан күрсәтелергә мөмкиннәр. Мондый очракта гражданин вәкиле, алда әйтелгән документлардан тыш, үз шәхесен ачыклаучы документны, ышаныч кәгазен яки законлы вәкил хокукларын дәлилләүче башка документны күрсәтергә тиеш.

   Элемтә өчен мәгълүмат: Казан шәһ., Космонавтлар ур., 59, тел: (834) 237-84-32, E-mail: ru16@minjustgov.ru, интернет сайты: to16.minjust.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International