Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә (Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йорт) 2022 елның 8 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көненең максаты - эшмәкәрләргә идарә компетенциясе чикләрендә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Язылу өчен телефон номерлары: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59.