Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге 2022 елның 5 сентябреннән 16 сентябренә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе);
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линия" телефоны буенча (843) 221-90-16, эш көннәрендә 10.00 дән 17.00 гә кадәр, 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес;
- Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә 8(84374)3-52-89, 2-22-91 телефоны буенча.