ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
 2013 елда районда 122 пар гаилә корган, бу 2012 елгыга караганда 10 гаиләгә күбрәк.

Агач-куакларны яшеллек чыганагы, дибез. Әмма шул ук яшеллек чыганагы якында яшәүчеләр өчен куркыныч тудырырга да мөмкин. Көннәрдән-беркөнне артык үсеп, картаеп киткән агач сынып, көчле җилдә авып, төзелеш корылмаларына, кешеләргә зыян салмас, дип кем дә гарантия бирә алмый.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Район тармак техникумуы  төрле  чаралар белән килгән кунакларны кабул итә. КВН, интернет дәресләр,истәлекле даталар уңаеннан чаралар, ачык дәресләр үткәрелә.

Район ЗАГС бүлегендә  икенче, өченче... баласын дөньяга китергән  әниләргә  2014 елның беренче “Ана капиталы” серификатларын тапшырдылар.

Сөт ризыклары җитештерүчеләр татарстанлыларга майсыз “атланмай” саталар, продукцияләренә үсемлек мае кушып чыгаралар. 

 Иганәчеләр ярдәме белән Чүпрәле районында  41 миллион 583 мең сумлык эшләр башкарылган


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Чүпрәледә  терекөмеш баганасы  минус 25-27 градус тирәләрендә тора.  Бу әле синоптикларның салкынлык буенча соңгы фаразы түгел. Алдагы көннәрдә тагын да салкынайтыр  дип көтелә.

Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып уза да китә. Шланга авылында яшәүче Зәйтүнә Сафин кызы Сагдеева да  90 яшьлек гомере әнә шулай бер сулышта үткән. 

2 февральдә район “Сабантуй” мәйданында  “Татарстан чаңгысы-2014”,  Вагиз Алиуллов истәлегенә багышланган  чаңгы ярышлары үтә. 
Район башлыгы Александр Шадриков, районның төрле оешма-предприятиеләре белән авыл халкы очрашуларының чираттагысы Иске Кәкерле авылында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International