Чүпрәле тармак техникумында телләр атналыгы үтте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район тармак техникумуы  төрле  чаралар белән килгән кунакларны кабул итә. КВН, интернет дәресләр,истәлекле даталар уңаеннан чаралар, ачык дәресләр үткәрелә.

Үткән атнада  телләр атналыгы үтте. Дүшәмбе көнне  444 төркем  укучылары белән берлектә рус теле укытучылары  викторина үткәрделәр. Ә ашханәдә төшке ашка рус халык ашы, 457 пешекче төркем укучылары  рус халык ашларыннан күргәзмә оештырган иде. Сишәмбе –халкыбызның лирик шагыйре Хәсән Туфанга багышланган  “Туфан лирикасы” дигән темага дәрестән тыш чара үтте. Чарада укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре һәм аның шигырьләренә  язылган җырлар яңгырады. Туфан турында видео тасма күрсәтелде.  Укучыларны төшке ашка пешекчеләребез татар ашлары белән каршы алды.  Чәршәмбе татар һәм инглиз телләре укытучылары укучылар белән  берлектә “Инглизләрнең Казанга килүе”дигән чара күрсәттеләр. Укучылар инглиз һәм татар телләрендә ике халыкның да гореф-гадәтләре, киемнәре, ашлары, җыр һәм бөек кешеләре белән таныштылар.  Чуваш теле көнендә 444, 442, 457 группа укучылары чуваш теле буенча викторина үткәрде,  ашханәдә чуваш халык ашлары әзерләнде, 454 группа укучылары чуваш халык ашларыннан  күргәзмә, музыка астында  презентация күрсәтте. Һәрбер чарадан  укучылар да укытучылар да канәгать калды.

 Дилүзә Аббазова, татар теле укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International