Праздник для детей с ограниченными возможностями здоровья, был приурочен к международной декаде инвалидов.
2025 елның 11 декабрендә Чүпрәле районының «Алтын» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган «Без Бергә булдырабыз» бәйрәме узды.
Спорт программасы башланыр алдыннан балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча укыту станцияләре оештырылды, анда алар тематик пазллар җыйдылар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» брелоклар ясау буенча мастер-класс уздырды.
Чараны «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары ачты. Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, мондый вакыйгалар күркәм традициягә әверелде һәм зур социаль әһәмияткә ия, балаларга спорт аша үз сәләтләрен ачарга, күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр алырга ярдәм итә.
Зур Аксу авылыннан атаклы спортчы Петр Мускатинов — терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында кул көрәше буенча күп тапкырлар Татарстан чемпионы һәм Россия һәм халыкара ярышлар призеры бәйрәмнең аерым кунагы булды. Ул балаларга үзенең лаеклы медальләрен күрсәтте һәм аларга беркайчан да бирешмәскә, кыюлык белән теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм үз максатларына ышаныч белән барырга теләде.
Программаның төп өлеше ГТО элементлары белән «Күңелле стартлар» булды. Сәлпмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар, командаларга бүленеп, җитезлек, көч һәм тизлек буенча ярыштылар. Аларга әкият геройлары ярдәм итте, ә дуслары һәм әти-әниләре терәк булды. Физик үзенчәлекләренә карамастан, барлык балалар да гаҗәеп үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Программаны Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре һәм спорт мәктәбе хезмәткәрләре, Ранилә Алиуллова җитәкчелегендәге «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән бергә әзерләделәр. Бәйрәм азагында һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.
Җылы һәм шатлыклы атмосферада узган чара Инвалидлар декадасы кысаларында якты вакыйгага әверелде һәм барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.