Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

8 декабрьдә «Алтын» универсаль спорт залы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 нче сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале узды.

ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә.

Фестивальнең тантаналы ачылышы вакытында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов «Хезмәткә һәм оборонага әзер» алтын отличие билгесе ияләрен - 1 нче санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем мәктәбе укучылары Арсланов Раяз һәм Ильин Вадимны бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International