Иске Кәкерледә өйләнмәгән егетләр күп

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Район башлыгы Александр Шадриков, районның төрле оешма-предприятиеләре белән авыл халкы очрашуларының чираттагысы Иске Кәкерле авылында үтте.

Иске Кәкерле авылы халкы очрашуга зал тутырып килгән иде. Иске Кәкерле авыл җирлеге ике авылны (икенчесе Татар Төкесе авылы) берләштерә. Авыл башлыгы Сәхәутдин Хөсәенов чыгышыннан билгеле булганча, ике авылда 1052 кеше яши. Шуның яртысы диярлек пенсионерлар. Үткән ел ике авылга 8 бала туган булса, 18 үлгән. Авыл башлыгы, үткән еллар белән чагыштырганда, авылда йортлар, шулай ук, халык санының да кимүенә басым ясады. Иске Кәкерледә  юллар һәм буйдаклар иң зур проблемалар булып кала бирә. Ничә еллардан бирле инде авыл эчендәге юллар проблемасы күтәрелсә дә, халык әле һаман да бу эшне үзе үк хәл итәргә алынмый. Искекәкерлеләр, зиратларның тирәләрен тотып алу буенча бик әйбәт эшләгәннәр иде, югыйсә. Аларның бердәм булып, һәр йорттан акча җыеп, изге эшкә юнәтүләре турында без дә берничә тапкыр язган идек газетабызда. Инициатива күрсәтми торып, авыл эчендәге юллар үзеннән-үзе рәтләнмәс бит инде. Урамнарга цеолит кына җәйгән авылларда да кешеләр хәзер ул урамнарда, яз-көз айларында да, рәхәтләнеп җиңел машиналар белән дә җилдерә. Быел инде андый инициатива күрсәткәнне Хөкүмәт тә хупларга тора. Җыелган 100 мең сумга 400 мең сум өсти. 250 мең сум җыелса -1 млн. сум.

Авыл үзенчәлекле. Елга-ерынты, күперләрдән тора, диярсең. Бай авыл да әле ул - Иске Кәкерле. Балта, төзү осталары яши монда. Элеккеге шундый данын югалтмасын иде авыл, дип телисе килә.

Җыелышта чыгыш ясаган район башлыгы Александр Шадриков та бүгенгесе заманда кем дә китереп бирә алмаячагын, авылларны яшәтү фәкатә шул авыл кешеләренең эше икәнлеген аңлатырга тырышты. Һәм авыл халкының күпсанлы сорауларына җавап бирде.

 Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International