Татарстанлыларга сыйфатсыз атланмай саталар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сөт ризыклары җитештерүчеләр татарстанлыларга майсыз “атланмай” саталар, продукцияләренә үсемлек мае кушып чыгаралар. Товарларда тиешле маркировка файдаланылмый, ул еш кына куелмый да. 2013 елда Татарстанда азык-төлек сәүдәсе әйләнешендә 35%тан артык составы бозылган продуктлар ачыкланды. Шуның 85%ы атланмайга туры килә.

Сыйфатсыз продукция чыгаручылар арасында эре предприятиеләр - “Тандем” фирмасы” ҖЧҖ, “ВАМИН Татарстан” ААҖ филиаллары, Казан сөт комбинаты, Балтач май-сөт комбинаты бар.

2014 елда сөт ризыкларының сыйфатына контроль көчәйтеләчәк, дип хәбәр итә TatCenter
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International