"Ана капиталы" сертификатлары район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда тапшырылды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район ЗАГС бүлегендә  икенче, өченче... баласын дөньяга китергән  әниләргә  2014 елның беренче “Ана капиталы” серификатларын тапшырдылар.

Район башлыгы Александр Шадриков тормыш авырлыкларын сәбәп итми, дөньяга яңа тормыш, гомер бүләк иткән әниләргә хөрмәт һәм олылау сүзләрен белдерде.

–Кызганыч,  бүген  күпчелек  яшь гаиләләр, нигездә бер яки ике бала белән чикләнә. Әлеге күренеш башкачарак төсмер алып, районыбызда  балаларның тагын да күбрәк тууын, ә әти-әниләренә  балаларын тәрбияләп үстергәндә исәнлек  телисе килә,- диде ул чыгышында.

Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирфан Вәлиуллов  исә “Ана капиталы“ сертификатының күләмен һәм нинди юнәлешләрдә  кулланып булу  тәртибен аңлатып үтте. 2014 елдан “Ана капиталы“ 429408 сумны тәшкил итә.

 

 Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International