Блокаданы өзү һәм Ленинградны тулысынча азат итү көне: Чүпрәледә митинг узды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

   Бүген, 2023 елның 27 гыйнварында, бөтен ил буенча Ленинград блокадасы өзелүенең 80 еллыгы һәм шәһәрне фашист Германиясе гаскәрләреннән тулысынча азат итүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.

   Чүпрәле районының барлык мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә истәлекле вакыйгага багышланган чаралар узды.

   Ленинград камалышы 1941 елның 8 сентябрендә, Бөек Ватан сугышының 79нче көнендә башлана, анда немец-фашист гаскәрләре Шлиссельбургны алалар һәм Ленинград шәһәрен бөтен яклап камалышта калдыралар. Блокада  900 көнгә якын дәвам итә, шәһәр тулысынча 1944 елның 27 гыйнварында  азат ителә.

   Бүген район үзәгендә Мәңгелек ут янында митинг узды, анда җитәкчеләр, яшьармиячеләр, мәгариф учреждениеләре укучылары, ветеран-пенсионерлар, шулай ук авыл халкы катнашты.

   Чүпрәлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, блокада корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

   - Безнең бурычыбыз - тарихны, үткәннәрне хәтердә саклау.  Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да блокада читләтеп үтмәде. Йөзләгән Чүпрәле солдаты шәһәрне саклау һәм азат итүдә катнашты, - дип, билгеләп үтте Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов.

    Шәһәр өчен фаҗигале көннәр турында Иске Чүпрәле күп профильле лицееннан яшь армиячеләр отряды вәкилләре дә искә төшерде. Алар Ленинградтагы блокадалы көннәр турында шигырьләр әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International