"Алтын" спорткомплексында физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында узучы спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде.
Чарада шулай ук ТРның армрестлинг буенча 8 тапкыр чемпионы, РФнең 6 тапкыр бронза призеры һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында кул көрәше буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Петр Мускатинов, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова да катнашты.
Балалар ике командага бүленеп "Күңелле стартлар" ярышлары уздырдылар һәм җитезлектә, көчлелектә, зирәклектә, тизлектә көч сынаштылар. Ә әкият персонажлары аларга каршылыкларны җиңәргә ярдәм итеп торды.
Чара кызык һәм мавыктыргыч көрәштә узды. Иң активларга, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәргә Марат Гафаров Грамоталар, бүләкләр тапшырды.