Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнендә Мәңгелек утка һәм Геройлар бюстына чәчәкләр салдылар

2022 елның 9 декабре, җомга

   Бүген Иске Чүпрәле авылының үзәк мәйданында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды. Чара Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументы янындагы Мәңгелек утка чәчәк салудан һәм бер минут тынлыктан башланды. Анда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның туганы Рамил Алимов, шулай ук җитәкчеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, лицей һәм 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары катнашты.

   Район башлыгы Марат Гафаров катнашучыларны сәламләп, Ватан Геройлары көне белән котлады, якташларыбызның үлемсез батырлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

   Рамил Алимов та "Без Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре белән саклап калучылар алдында бурычлы,"- дип, билгеләп үтте.

   Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы 16 герой үстергән. Алар арасында 5 - Советлар Союзы Герое, 2се - Дан орденының тулы кавалерлары, 1се - Россия Герое һәм 8 Социалистик Хезмәт Герое бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International