Иске Чүпрәленең “Кояшкай” балалар бакчасында төбәкара семинар узды

2022 елның 9 декабре, җомга

   Семинарда Чүпрәле районыннан, Татарстанның Идел аръягы зонасыннан:Апас, Буа, Тәтеш һ.б районннардан, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасының Шомырша районыннан мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре катнашты.

  – Бүгенге чара 2022 елда игълан ителгән “Россия халыкларының мәдәни мирасы елы” кысаларында уза,  шулай ук "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" проектын гамәлгә ашыруны күздә тота,-дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Лилия Кәримова.–Чүпрәле районында 27 балалар бакчасы бар, район үзәгендә, алар–өчәү. Балалар бакчаларына 600гә якын бала даими йөреп тора. Аларның иң зур төркемлесе, барлыгы 6 төркемнән торганы, ул –район үзәгендәге “Кояшкай” бакчасы.  Шуңа да төп чаралар нәкъ менә биредә уза һәм әлеге балалар бакчасы "Татарстан Республикасында иң яхшы билинваль балалар бакчасы" дигән ике грант проекты иясе дә.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге төрле юнәлешләрне үз эченә ала. Тормыш шартлары үзгәрү, мәдәни мирас дөньясын да үзгәртә. Бу табигый. Шуңа да балалар бакчаларында районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларны саклау, дәвам итү өстенлекле урын алып тора. Өлкәннәр, ветераннар советы – безнең социаль партнерларыбыз. Ветераннар советының үзешчән коллективы төрле чараларда актив катнашалар, балалар алдында бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, шуның белән төрле милләт ата-бабаларыбызның (татарлар, чувашлар һ.б.) көнкүреше белән таныштыралар. Шулай ук "Җылы йорт"социаль приюты белән дә актив эш алып барыла. Без аларны кунакка чакырабыз, биредә алар башка балалар белән аралашалар, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр.      Без һәрдаим үсәргә тырышабыз, яңалыкка омтылабыз, тәҗрибәбезне  уртаклашабыз һәм үзебез дә башка хезмәттәшләребездән башка төрле эш алымнарын алырга  һәрвакыт әзербез.

   Семинар башланыр алдыннан кунакларны “Кояшкай”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде. Тәрбиячеләре белән алар үз ана телләрендә матур чыгышлар әзерләгәннәр, әлбәттә, һәркайсы районында яшәүче халыкларның дуслыгын, гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен яктыртты.  Колпаковлар, Усмановлар, Шәриповлар һәм Карабаевлар гаиләләре  милли ризыклар тәкъдим иттеләр һәм милли бәйрәмнәр турында сөйләделәр.

   Балалар бакчасы мөдире Елена Нурутдинова:

  – Быел безнең «Кояшкай» балалар бакчасы «Татарстан Республикасының иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында 500 мең сумлык грант отты. Проектны тормышка ашыру юнәлеше ата-аналар, балалар һәм педагоглар белән эшләүне күздә тота. Моның өчен бакчабызда “Гаилә клубы” булдырылды, социаль партнерларыбыз килешүләр төзелде. Бу юнәлештә актив эшлибез. Без бердәм эшләгәндә генә үсеп килүче яшь буында бер-береңә ярдәмчелек, игелеклелек, игътибарлылык, үз халкының тарихын, гореф- гадәтләрен белергә омтылыш тәрбияли алачакбыз.

   Семинарда катнашучылар үзләре дә чыгыш ясадылар,  мастер-класслар күрсәттеләр. Соңыннан һәркайсына Сертификатлар тапшырылды.

   Буа районыннан «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячесе Илсөяр Вәлиуллина: «Мин үземне квалификация күтәрү курсларында булган кебек  хис иттем. Семинар бик ошады»,-дип уй-хисләре белән уртаклашты.

Белешмә

   Быел “Кояшкай” балалар бакчасы «Татарстан Республикасында иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында икенче тапкыр грантка ия булды. Беренче тапкыр алар 2014 елда җиңү яулаган иделәр. Ул вакытта грант суммасы 1 млн сум иде.  Бу акчалар балалар бакчасын җиһазландыруга тотылды: өстәлләр һәм урындыклар, интерактив җиһазлар, һәр төркем өчен экраннар, проекторлар һәм башкалар алынды.

   Кече Чынлы балалар бакчасы да 2015 елда «Татарстан Республикасында иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында шундый ук күләмдә грант откан иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International