Чүпрәле егетләрен армиягә озаттылар

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

   Бүген, 8 декабрьдә, Иске Чүпрәле авылында П.В.Дементьев исемендәге хәрби паркта алты егетне армиягә озату тантанасы булды.

   Болар - Иске Чәке авылыннан Павел Албутов, Түбән Чәке авылыннан Рәдиф Абутдинов, Яңа Үби авылыннан Василий Ефимов, Яңа Элмәледән Иван Изендеев һәм Александр Сергеев, кече Үби авылыннан Даниил Наумов.
   Армиягә чакырылучыларны озатырга Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.

   Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар егетләргә уңышлы армия хезмәте, яңа армия дуслары табуларын, хезмәт тәмамлангач, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.

  Аннары булачак солдатларга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International